tatruen

Архив за день: 25.04.2014

Фатих Кутлу: Күңелләрдә яз дәвам итсен

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, филолог Фатих бәй Кутлу инде дистә елга якын шушы игелекле хезмәт белән шөгыльләнә, татар әдипләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә.

Дәвам »

Балтачта Тукай көннәре

24 апрельдә Татарстанның Балтач районында Тукай көне үтте. Тукайга багышланган чаралар ел саен Татарстанның нәкъ шушы Балтач районында башлангыч ала. Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә барып кайттылар. Казаннан шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре – Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, ...

Дәвам »

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены май уртасында үтәчәк

2014 елның 15-17 маенда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әзерли.

Дәвам »

Без мультфильм төшерәбез!

Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар. Бай тарихлы Дөбъяз мәктәбендә мультфильмнар иҗат итү белән инде ике ел шөгыльләнәләр. Мәктәп директорының уку-укыту буенча урынбасары Наилә Галләмова сүзләренчә, барысы да мәктәпкә информатика дәресләрен алып барырга яшь укытучы Алмаз Гатауллин эшкә килгәч башланган. Аның ...

Дәвам »

Интернет аша тавыш бирү

2014 ел башында “Бәхетле балачак” Беренче Ачык балалар иҗаты интернет–бәйгесе игълан ителгән иде. Оештыру комитеты исеменә бик күп гаризалар килде. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан, Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән балалар катнашты. Бүгенге көннән башлап балалар иҗатына интернет аша тавыш бирү игълан ителә. Ул исә 2014 елның 15 маена кадәр дәвам итәчәк. Түбәндәге сылтамалар буенча күңелегезгә ошаган иҗат җимешенә тавыш ...

Дәвам »