enrutat

Архив за день: 05.04.2017

Самарада «Яктылык» мәктәбенең юбилее узды

Бүген, 5 апрель көнне, Самараның «Яктылык» мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, көннең беренче өлешендә мәктәптә “Заманча мәктәп шартларында мәгарифнең этномәдәни компонентын тормышка ашыру” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфереция узды. Ә инде көннең икенче яртысында «Заря» мәдәният сараенда мәктәп юбилеена багышланган тантаналы кичә оештырылды.

Дәвам »

Журналистларны матбугат конференциясенә чакырабыз

2017 елның 6 апрелендә 11.00 сәгатьттә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) матбугат–конференциясе уздырыла. Әлеге чараны яктыртырга журналистларны чакырып калабыз

Дәвам »

Карга боткасы

Ульяновск шәһәренең   “Очкын” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Фәсхетдинова ун елдан бирле әнә шулай татар әкиятләрен рус һәм татар телләрендә сөйләп балаларны үз ана телләрендә сөйләшергә өйрәтә. Сер түгел, шәһәрдә үскән әти-әниләре дә татарча сөйли белмәгән сабыйлар мәктәпкә киткәндә кем әйтмешли, ипи-чәйлек сөйләшергә өйрәнеп китәләр. Ә бу юлы бакчада балалар халкыбызның  борынгыдан калган  язгы бәйрәме “Карга боткасы”н авыз итәргә җыелган. Тамашачылар ...

Дәвам »

“Ак калфак”лылар “Алтынчәч” бакчасында

Зәйдә “Алтынчәч” бакчасы халкыбыз сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолаларын җанландыру, милли әдәбият белән таныштыру эшчәнлеге район гына түгел, республика тәрбиячеләренә өлге. Әлеге юнәлештә берничә ел инде алар армый хезмәт куя.

Дәвам »

Башкортстан шагыйрьләре Татарстан мөхәррирләре белән очраштылар

4 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре Татарстанда нәшер ителүче әдәби-нәфис газета-журналларның мөхәррирләре белән очраштылар.

Дәвам »