tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар “Алтынчәч” бакчасында
“Ак калфак”лылар “Алтынчәч” бакчасында

“Ак калфак”лылар “Алтынчәч” бакчасында

Зәйдә “Алтынчәч” бакчасы халкыбыз сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолаларын җанландыру, милли әдәбият белән таныштыру эшчәнлеге район гына түгел, республика тәрбиячеләренә өлге.  Әлеге юнәлештә берничә ел инде алар армый хезмәт куя. Бакчада беренчеләрдән булып әлеге юнәлештә  этнографик музей да оешты. Экспонатлар җыюда балаларның әти-әниләренең дә кирәксенеп катнашуы куанычлы. Бакчада милли бәйрәм, йолалар турында сабыйларга махсус дәресләр үткәрелү тәҗрибәсен күрше-тирә районнар килеп өйрәнә хәтта, биредә әлеге уңайдан еш төбәкара ачык шөгыльләр узу шул хакта сөйли. Ел да балалар белән милли бәйрәмнәр  “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Нардуган” уздырыла. Аларны карарга әти-әниләр, әби-бабайлар бик теләп килә, ул-кызларының милли, ватанпәрвәр  рухта тәрбияләнүләре белн горурланып утыралар. Табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары  аша  телне өйрәнү мәгъкульрәк шул. Балаларга ана телен өйрәтүдә  халкыбызның әдәби байлыгы, фольклор мирасы, аның гореф-гадәтләренә таяну нәтиҗәсен бирми калмый, әлеге бакчадан соң күпчелек бала татар гимназиясенә укырга китә.

Бу көннәрдә “Алтынчәч” бакчасы коллективы балалар белән онытылып барган “Аулак өй”не сәхнәләштереп күрсәтте.  Аны карарга 7нче мәктәпнең башлангыч сыйныф  укучылары да килде. Бу көнне бакчада  “Ак калфак ” берләшмәсенең җирле бүлекчәсе булып,  балаларны милли рухта тәрбияләү буенча эшчәнлек белән якыннан танышты. Малай-кызлар   кунаклар белән аралашты, фикерләште. “Ак калфак” берләшмәсе эшчәнлеген шулай җәелдерә бара. Авылларда, шәһәрнең кайбер учреждениеләрендә “Ак калфак” оешмасының бүлекчәләре булдырылып, аларга җитәкчеләр сайланды, эш юнәлешләре билгеләнде. Бу эш мәгариф учреждениеләрендә дә дәвам итә.

-Әби-бабайлар яшь буынга ана теле, бишек жырлары, такмак-табышмаклар аша әхлак тәрбиясе биргән, тормышка әзерләгән. Без дә тәрбиячеләр белән бу эшне дәвам итәргә бурычлы. Бакчада татар теле өйрәтү эше яхшы дәрәҗәдә оештырылган, татар халык бәйрәмнәре һәм йолалары бакча җитәкчелеге эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрдән. Милләт йөзе йола-бәйрәмнәрдә бит, – ди “Ак калфак”ның  җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Әниләре кунакка киткәч, милли киемнәрдән “Аулак өй”гә җыелган малай-кызлар “Йөзек салыш”, “Капкалы”. “Ачык авыз”, “Такмак әйтү”, “Тәгәрәтәшле”, “Чума үрдәк, чума каз” һәм башка җырлы-биюле уеннар уйнады. Бакча балаларының халык җырлары, уен-җырлары, җырлы-биюле уеннарын белүләре кунакларны да сокландырды. Барлык йолаларны колачлаган  чып-чын аулак өй булды ул.

-Мин әлеге бакчага йөреп, хәзер 7нче мәктәпнең беренче сыйныфында укыйм. Халык бәйрәмнәренә мәхәббәт әлеге бакчадан миңа. Мәктәптәдә әлеге юнәлештә эш алып барылуы ошый, -ди бирегә  кунак булып килгән Елизавета.

“Аулак өй” кичәсеннән соң тәрбиячеләр аккалфаклылар белән аралашып, биредә бүлекчә булдырып, аның нинди юнәлештә эш алып баруы  хакында сөйләштеләр, фикерләштеләр.

Рәзимә Кашапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*