enrutat

Архив за день: 11.01.2018

ТАТАРЧА МӘГАРИФ: ЯҢА КАРАШ / АКЫЛ ФАБРИКАСЫ. РАШАТ ЯКУПОВ ЧЫГЫШЫ.

Игътибарыгызга 18 ноябрь көнне узган "Акыл фабрикасы"ннан чыгышларны тәкъдим итәбез!  Спикерлар татар телен яңача укыту (“Сәлам” яңа буын дәреслеге), чит телләрне укыту һәм татар проектларын дәрестә куллану тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Дәвам »

Муса Жәлилнең кызы Чулпан ханым Казандагы төп йортында кунакта булды

9 гыйнварда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым үзенең кызы һәм оныклары белән Казанда элек яшәгән фатирларында кунакта булды. М.Горький урамының 17 йортында урнашкан бу музей-фатирда Чулпан Муса кызының бәхетле балалык еллары үткән.

Дәвам »

Казанда театр тамашачылары өчен «Камал мәктәбе» ачыла

26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә яңа белем бирү проекты - театр тамашачылары өчен "Камал мәктәбе" ачыла. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Дәвам »

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде. Конкурс республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана. Конкурсны БР Язулар берлеге һәм З.Биишева исемендәге “Китап” Башкортстан нәшрияты химаясендәге “Йэшлек” газетасы оештыра.

Дәвам »