tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Хөснуллин: “Безнең дин әһелләребез үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар тәрбиялиләр”
Марат Хөснуллин: “Безнең дин әһелләребез үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар тәрбиялиләр”

Марат Хөснуллин: “Безнең дин әһелләребез үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар тәрбиялиләр”

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады.

«Форум күп еллар дәвамында төбәкләрдән килгән мөселман руханилары вәкилләрен берләштерә. Бүген без мөселман дөньясының авыр сынаулар кичергән, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы хәлнең кискенләшкән, изге Коръәндә язылган әхлак нормалары югалган һәм бозылган чорда очрашабыз. Бу нацизмның таралуына һәм халыклар арасында бүленешкә китерә», – диде Марат Хөснуллин.

Ул мөселманнарның Россия җәмгыятенә керткән өлешен дә билгеләп үтте.

«Владимир Путин күп тапкырлар мөселманнарның милләтара һәм динара диалогны ныгытуга керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтә. Безнең дин әһелләребез үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр. Бер үк вакытта ислам дине төрле илләрдән килгән мөселманнарга Россия җәмгыятендә социализацияләнергә ярдәм итә», – дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*