tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альфред Дәүләтшин Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады
Альфред Дәүләтшин Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Альфред Дәүләтшин Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

-Халык күңелендә Шәһре Болгарның тоткан урыны чорлар дәвамында һич тә югалмады, киресенчә, Изге Болгар җыены елдан-ел мәртәбәле үтә. Диндәшләребез – мөселманнар күп чакырымнар үтеп, һәр елның май аенда шушы изге урынга Тәүбә догасына җыела. Аксакаллы бабайларыбыз, ак яулыклы әбиләребез, абзыйларыбыз, апаларыбыз, яшьләребез һәм балаларыбыз күз яшьләре белән догалар кылган чакта әлеге форумга җыелган имамнарыбыз халык белән бергә булу максатын ныграк аңласа иде, – дип сөйләде ул чыгышында.

Шулай ук Альфред Дәүләтшин “Милли тормыш һәм дин” форумының халкыбызда бер-беребезгә дуслык-мәхәббәтне арттыруга, әлеге заманда җәмгыять алдында торган олы мәсьәләләрне киңәшләшеп, камил акыл, зирәк зиһен белән, тәҗрибә уртаклашып хәл итүгә юнәлтелгәнен билгеләп узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*