tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Затлы! Сыйфатлы! Тыйнак! Эчтәлекле!
Затлы! Сыйфатлы! Тыйнак! Эчтәлекле!

Затлы! Сыйфатлы! Тыйнак! Эчтәлекле!

Дамира Сәетова концерты турында дүрт сүз белән генә шулай әйтергә була.
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артситкасы Дамира Сәетова Илештә тәүге сольный концертын бирде.

Хәер, моны сольный концерт дип атау, бәлки, дөрес тә булмас. Дамираның гына түгел, өлешчә тагын бер талантлы якташыбыз, Татарстанның танылган алып баручысы Зәмирә Рәҗәпованың да концерты булды ул. Затлы, сыйфатлы, тыйнак, эчтәлекле, рәхәтләнеп ял итеп, җанга дәва алып кайтып китә торган концерт булды.

Илеш халкы ике талантлы кызына да сокланып карап утырды, алар белән ихластан горурланды, алкышларын да, чәчәкләрен дә жәлләмәде.

Дамира белән Зәмирә үзләре дә концертның буеннан-буена туган якларына мәдхия җырладылар, якташларына, белем һәм тәрбия биргән укытучыларына рәхмәт сүзләрен җәлләмәделәр.

Тамашачы Казаннан килгән данлыклы “Мирас” вокаль-инструменталь ансамбле, Уфадан килгән “Дива двинс” бию төркеменең чыгышларын да яратып карады, Ярмәкәй егете Илшат Вәлиевның җырларын да үз итте.

Сез булдырдыгыз, кызлар! Сезгә бүген “әфарин”нан башка сүз юк!

Сез чыгышыгыз белән Илешнең талантларга бай төбәк икәнлеген тагын бер кат дәлилләп киттегез! Сез – безнең йөрәкләргә җырлы-җылы нурлар сиптегез! Сез – чын профессионаллар! Чын күңелдән зур рәхмәт Сезгә!

kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*