Күп очракта кешенең исеменә карап нинди милләттән икәнен белеп була. Ә инде ят, кайбер очракта бөтенләй үк аңлашылып бетмәгән исем очрый икән, һич икеләнергә кирәкми – татар гына шундый килде-китте исем куша ала. Уйлап табучы халык инде без. Айда йөри торган арбалар, космик ракеталар уйлап тапмадык табуын, безгә аларның кирәге дә шуның хәтле генә.
Дәвам »Архив за день: 10.12.2012
Университетның татар хорына ясин чыктыкмы?
Бөтендөнья татарлары җыелып милли мәсьәләләрне кайгырткан мәлдә, 7 декабрь көнне конгресстан ерак түгел – Казан университетының төп бинасында татар халык хоры студентлар коллективының соңгы концертын карап калырга сәнгать сөючеләр килде
Дәвам »
Республикаларны бетерүгә керешәләр
Бу идея Россиянең дәүләт структураларында инде күптәннән чәйнәлә. Иң башта аны В.Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, әлеге фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман
Дәвам »
Токиодагы Ютоны “Аерылмагыз” җыры татар теленә гашыйк иткән
Моннан бер ел элек татарлар турында бөтенләй белмәгән һәм ишетмәгән Юто Хисияма, YouTubeта көйләр тыңлап утырган вакытта, “Аерылмагыз” җырына юлыга һәм бу җыр язма аның күңелен биләп ала. “Нәрсәсе белән бу җыр күңелегезгә үтеп керде соң, әллә көе япон көйләренә охшаган идеме?” дигән сорауга, Юто: “Ул бөтен япон җырларыннан да матуррак җыр бит”, дип җавап бирде. Җырның сүзләрен һәм мәгънәсен ...
Дәвам »
Самар татарлары ярдәме белән “Иделдә Болгар цивилизациясе” исемле китап басылды
460 ел элек татар үзенең дәүләтчелеген югалткач, милләт буларак сүнү сукмагына басты. Ислам диненнән ваз кичтерү, көчләп чукындыру, мыскыллау, телдән биздерү, асыл гореф-гадәтләребездән арындыру, хәләлнең нәрсә икәнен оныттыру, интернационализм байрагына чорнап урыслаштыру сәясәтен сеңдерү – барчасы да татарны юк итү максатыннан эшләнде. Хәзерге вакытта уйлап чыгарылган толератность шулпасы да татарның башын бөгү, авызын ачтырмау сәясәтенең бер төре. Без бу кыенлыкларны, ...
Дәвам »
Чуашстанда татар-мөселманнар документлаштырыла башлый
Чуашстандагы татар авылларында мәчетләрдә “Мәхәллә китап”лары булдырыла, “Никах таныклыгы” һәм “Исем таныклыгы” тапшыра башлаячаклар. Чуашстан диния нәзарәтенең “Гөлстан” газеты мөхәррире Рәфис Җәмдихан сүзләренчә, бу эшләр татар халкының милли мохитын булдыруга бер юл булып тора. – Туу турында һәм никах таныклыкларын эшләү кемнең идеясе булды, кемнең башына килде ул? – Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте президиумының карары бу. Әлеге карар нигезендә нәзарәтнең ...
Дәвам »


