tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / Руслан һәм Рөстәм Мәмәтовлар
Руслан и Рустам Маметовы
Руслан и Рустам Маметовы

Руслан һәм Рөстәм Мәмәтовлар

Руслан һәм  Рөстәм Мәмәтовлар үзләренең иҗади эшчәнлекләрен мәктәп чорыннан башлап җибәрәләр, һәм  1 нче номерлы Төмән педагогия көллиятенең музыкаль бүлегенә укырга кереп дәвам итәләр. Алар төрле конкурс, фестивальләр лауреатлары.

Мәмәтовлар милли бәйрәмнәрдә дә бик теләп, актив катнашалар, Төмән өлкәсе уздырган кичәләрдән дә читтә калмыйлар. Үзләренең туып үскән Аромаш районын онытмыйлар, әледән–әле кайтып төрле чараларда чыгышлар ясыйлар.

2010 нчы елда бертуган Мәмәтовлар “Халкыма теләк” исеме астында, халык арасында популярлашып киткән, диск чыгардылар. 2012 нче елда “Урал сандугачы” смотр–конкурсында Гран–при яуладылар. “Урал моңнары” төбәкара конкурсының Беренче дәрәҗә лауреатлары булып торалар.

Бик күп дуэт белән башкарыла торган җырларның композиторы булып Рөстәм Мәмәтов тора. Элегрәк егетләр икесе дә солист  булсалар, хәзер исә Рөстәм баянда аккомпаниатор. Бертуганнар һәрвакыт үсештә, җырлау осталыгын арттыру белән беррәттән милли моңнарыбызны халыкка  җиткерү юлларын да эзли.