enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Сәясәт (страница 9)

Рубрика: Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” агентлыгына кадрлар әзерлеге мәсьәләсенә игътибарны юнәлтергә киңәш итте

“Бу бурычны хәл итү юнәлешендә безгә җитди эшләргә кирәк. Без һәрвакыт ММЧ үсеше белән бәйле мәсьәләләргә игътибар белән карыйбыз”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган йомгаклау коллегиясендә.

Дәвам »

Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый

Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Ниһаять, балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү тиешле дәрәҗәгә куелды. Берничә ел элек эшләнгән яңа заманча программалар бу эшне нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкинлек бирде. 18 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның 60нчы санлы балалар бакчасында һәм 396нчы балалар үсеш үзәге – балалар бакчасында кунакта булды. Максатлары икетеллелекне ...

Дәвам »

Яшел Үзән шәһәрендә «Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле» республика фәнни–гамәли конференциясе узды

10 нчы декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә (Татарстан) «Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле» дигән Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган республика фәнни–гамәли конференциясе узды. Дөресен әйткәндә, оештыручылар әлеге җыенны халыкара статусында бирсәләр дә, хата булмас иде. Чөнки җыенда катнашып чыгыш ясаган Франция һәм Венгриядән килгән милләттәшләребез татарларның кайда яшәүләренә карамастан үз халкының лаеклы вәкилләре булып калуларын үз мисаллары белән тагын ...

Дәвам »

Кырымда татар яшьләренең «Алга» исемле хәрәкате барлыкка килде

Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе I нче Кырым яшьләре конференциясен үткәрде. Төп мәсьәлә: татар яшьләренең «Алга» исемле яңа хәрәкатенең программасын карау иде. Бу программаны «Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы яшьләре лидеры Айшә Хәлилова тәкъдим итте. 2013 елның 10 ноябрендә Ялта, Алушта, Севастополь, Евпатория, Акмәчет (Симферополь), Саки шәһәрләреннән бергә җыелышкан Идел буе татарларының яшь лидерлары «Алга» хәрәкатенең программасын тикшерделәр ...

Дәвам »

Бүген — Татарстан Конституциясе көне

Бүген — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме бер ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рефат Чубаровны Кырым татарлары мәҗлесе җитәкчесе итеп сайлануы белән тәбрик итте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырым татарлары мәҗлесенең яңа сайланган җитәкчесе Рефат Чубаров исеменә тәбрикләү хаты юллады.

Дәвам »

Казанда «Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә

Татарстан мөфтияте 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар берлеге көне уңаеннан фикер алышу клубын оештыра. Фикер алышу клубы утырышы Россия ислам университетында 31 октябрьдә уздырыла. Сөйләшү “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага багышлана. Чарага миграция хезмәте, дини һәм милли оешмалар вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук анда төрле уку йортларында белем алучы яшьләр катнашуы көтелә. ТР МДН яшьләр бүлеге ...

Дәвам »

Самарадагы «Туган тел» оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы

Самарадагы «Туган тел» өлкә татар оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать хаты юллаганнар. Оешма президенты Ильяс Шакуров имзалаган әлеге хатта РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләр кертү турындагы законпроектына катгый каршы булганнарын белдерәләр. Бу законпроект Самара татарлары фикеренчә урыс булмаган халыкларның фаҗигасен катгыйландырачак һ0м мәгариф чиновникларына туган телләрне укытуны юкка чыгару өчен юл ачачак, димәк, ...

Дәвам »