tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде
Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде

Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде

Узган гасырның 90нчы елларыннан башлап Татарстанда 1,5 меңгә якын мәчет төзекләндерелгән һәм төзелгән. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев KazanSummit 2019 форумы кысаларындагы «Россия – Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга» дигән пленар утырышта шулай дип белдерде.

Татарстанның беренче Президенты үз чыгышында билгеләп үткәнчә, KazanSummit – төрле ил, дин һәм милләт вәкилләре бергә җыелу, яңа элемтәләр урнаштыру һәм үзара хезмәттәшлек хакында фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык. Әле күптән түгел генә мондый мөмкинлек юк иде, чөнки Россия территориясендә атеистик дәүләт төзергә ниятләделәр.

«Мисал өчен, 90нчы еллар башында Татарстанда нибары 23 мәчет калган иде. Кыска гына вакыт эчендә 1,5 мең иман йорты торгызылды һәм эшли башлады. Бу иманның мәңгелек икәнлегенә ачык дәлил», – дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре рәхәтләнеп уртак тел таба ала. «Татарстан – күпмилләтле республика, анда һәрбер дин һәм милләтнең урыны бар», – диде Шәймиев.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең эшчәнлеген билгеләп үтте. Аның кысаларында икътисади мәсьәләләр, хәләл продукция җитештерүне арттыру, ислам финанслары хакында фикер алышалар.

«Бу катлаулы дөньяда күп нәрсә бездән тора. Кызганыч ки, без еш кына динара һәм конфессияара каршылыклар белән очрашабыз. Безнең бурыч – әлеге көчләргә актив каршы тору. Без бергә булганда гына көчле», – дип сүзен йомгаклады ул.

Екатерина Фадеева

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*