tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы” дигән яңа видеобасмасы дөнья күрде
“Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы” дигән яңа видеобасмасы дөнья күрде

“Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы” дигән яңа видеобасмасы дөнья күрде

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тагын өр яңа видеобасманы дөньяга чыгарды. Ул “Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы”, дип атала. Биредә казан, себер, урал, керәшен, мишәр татарларының үзенчәлекле һәм югалып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары тупланган. Аларны Русиянең төрле почмакларында иҗат итүче үзешчән фольклор төркемнәр күрсәтәләр. Шунысы әһәмиятле, әлеге мисаллар – ясалма килеш түгел, ә данлыклы “Түгәрәк уен” һәм “Иске Казан түгәрәк уены” фестивальлләре барган вакытында, эш процессында төшерелеп алынды. DVD янына китапчык (буклет) өстәп салынган. Эчтәлеген фольклорчы, төрле фестиваль-бәйгеләрнең жюри әгъзасы булган – Э.Р. Каюмованың мәкаләсе тәшкил итә. Фольклор-этнографик күренешләр җирле сөйләм телләрендә булганга күрә, аңлатмалар рус телендә бирелә.

Әлеге компакт-дискның максаты – фольклор ансамбльләргә йолаларны аутентик рәвештә (ягъни, чын халыкчан, махсус эшкәртелмәгән килеш)  гамәлгә ашыру юнәлешендә методик ярдәм итү. Проектның җитәкчесе – Ф.Х. Җәүһәрова. Диск “Татарстан Республикасының дәүләт телләрне һәм башка телләрне 2014–2020 елларында саклау, өйрәнү һәм үстерү” исемле Дәүләт программасы кысаларында әзерләнде.

“Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы” дигән видеокулланма беренче тапкыр быел 21–24 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасында узачак Бөтенрусия татар фольклоры “Түгәрәк уен” фестивалендә тәкъдим ителәчәк.

Эльмира Каюмова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*