tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдинә Маликова иҗаты эзләнүләргә этәрде
Мәдинә Маликова иҗаты эзләнүләргә этәрде

Мәдинә Маликова иҗаты эзләнүләргә этәрде

Сарман районы Җәлил бистәсенең 2нче санлы урта мәктәбендә республикакүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли конференциясе узды. Фәнни бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Мәгарифне үстерү институты, Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе тарафыннан үткәрелде.

Шушы исем астында быел өченче тапкыр оештырылган бәйге Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Мәдинә Маликованың 85 яшьлек юбилеена багышланды. Укучылар, мөгаллимнәр, якташыбыз иҗатына нигезләнеп, тикшеренүләр алып барган, драматургның әсәрләрен өйрәнгән.

Фәнни бәйгенең финалында район, бистә, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, методистлар, “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчелеге, хөрмәтле жюри әгъзалары, фәнни эшләрен яклаучылар һәм I тур җиңүчеләре катнашты.

Катнашучыларның эшләрен күренекле галим, татар әдәбияты дәреслекләре авторы Хатыйп Миңнегулов, Лилия Хисмәтова, “Сөембикә” журналы журналисты Раилә Хәялиева, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рүзилә Әхтәмова, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, мәгариф бүлеге методистлары бәяләде.

Зания Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*