tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак Барс» хоккейчылары «Татарча матч»та җиңү яулады
«Ак Барс» хоккейчылары «Татарча матч»та җиңү яулады

«Ак Барс» хоккейчылары «Татарча матч»та җиңү яулады

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Омск шәһәренең «Авангард» командасын кабул итте. Матч Казан хоккейчылары файдасына 5:3 исәбе белән төгәлләнде.

«Ак Барс» хоккей клубы әлеге уенны «Татарча матч» дип игълан итте. «Татнефть-Арена»да килгән тамашачылар өчен татар милләтенең үзенчәлекләрен күрсәтүче төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Хәтта кышкы Сабантуй форматындагы уеннар да булды. Аренаның тышкы ягында атлар да бар иде.

Матч вакытында татар көйләре яңгырады, алып баручылар да тәнәфесләр вакытында ике телдә сөйләште.

Ике команда капкачысы да Татарстан егете: «Авангард» капкасын Эмиль Гарипов саклады, «Ак Барс»ныкын Тимур Билалов. Казан хоккей мәктәбе шәкерте Эмиль Гарипов өчен бу «Ак Барс»ка каршы икенче уены булды.

Матч «КАМАЗ-Мастер» командасының пилоты Андрей Каргиновның алканы символик рәвештә ыргытуы белән башланды.

Беренче период. Икенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Эмиль Галимов исәпне ачып җибәрде (1:0). Периодның соңгы минутында Станислав Галиев «Авангард» капкасына тагын бер алка кертте (2:0).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» ике кешелек өстенлек белән уйнаганда, Джастин Азеведо гол кертте (3:0). Тугызынчы минутта Дмитрий Воронков исәпне 4:0 итте. Унөченче минутта Михаил Фисенко Эмиль Гарипов капкасына бишенче алканы кертте (5:0).

Бер минут үтүгә, 2018нче елны хәлиткеч алкасы белән «Ак Барс»ка Гагарин Кубогын җиңәргә ярдәм иткән Роб Клинкхаммер «Авангард» өчен гол кертте (5:1). Уналтынчы минутта «Авангард» сакчысы Егор Мартынов командасының артка калышуын киметте (5:2).

Период ахырында, Данис Зарипов үзе генә капкага таба йөгергән вакытта, аның аягын чалдылар, моның өчен Зариповка буллит бәрү мөмкинлеге бирелде. Буллит бәрүдә алка кермәде. Уен ахырына алты секунд кала, Павел Дедунов гол кертте (5:3).

Гөлия Хәсбиуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*