tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугышта кан койган бабаебыз истәлегенә
Сугышта кан койган бабаебыз истәлегенә

Сугышта кан койган бабаебыз истәлегенә

Беркем дә онытылмасын

“Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан

Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.

Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә

Яраланган аккош кебек ятып калган.” (М. Галиев)

“Авылыбыз Исәнбайга (Татарстанның Әгерҗе районы) сугыш турындагы хәбәр нәкъ менә сабантуй көнне килеп ирешә. Икенче көнне үк җитмеш кеше фронтка алына. Бабай         Сәитҗан Нәҗметдин улы Әскаров бик омтылса да, яше җитми, уналтысы гына тулган була. Башта тылда хезмәт куя, унсигезе җитү белән аны да хәрби комитетка чакырып алалар,” – дип башлый сүзен Ләйсирә Наил кызы Йосыпова.  Кулында – бабасының сугышчан һәм хезмәт юлын чагылдыручы китап. Үзләре язганнар.  Улы Айдар мәктәптә проект эше итеп башлап җибәрә.  Интернет челтәрендә эзләнә, авылга кайтып сораштыра. “Карт бабам турында иң  күп сөйләгән кеше кызы – Фәридә әбием булды. Сугыштан соң Сәитҗан  бабам белән  эшләгән, тормыш  тоткан кешеләр дә аның  турында яхшы сүзләр генә әйттеләр, ярдәмчел булуын искә алдылар,” –  ди Айдар.

Исәнбай мәктәбе музеенда да шактый мәгълүмәт табалар, аның өчен тарих укытучысы Гүзәлия Зәйнуллинага рәхмәтлеләр. Авыл тарихын кулдан бер альбомга туплап  Корбангали Ниязый да чордашы Сәитҗан турында “бик җитез, үткен, тынгысыз,”- дип язып калдыра. Китапны актара-актара Ләйсирә истәлекләрне дәвам итә.  “Бабайны башта Ижауда корал тотарга өйрәтәләр. Фронтка китәр алдыннан әнисе озатырга килә. 1943-нче ел, авылга һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар турында кара кәгазьләр көн саен килеп тора. Бердәнбер улын ( калган балалары кызлар була) әби ничек ут астына озаткандыр, күз алдына да китерүе дә кыен. Бабай әнисенә  үзенә тиешле коры паекны, ул еллар өчен бик тә кадерле булган сабынны биреп кайтара. Кыз туганнарын шулай кайгырта. Сәитҗан бабай Икенче Белоруссия фронтына эләгә, 120-нче укчы гвардия дивизиясе составында сугыша. Хәзерге көндә Минск мәктәпләренең берсендә ул дивизиягә багышлап ачылган музей эшләп килә. Сәитҗан бабай гади солдат, укчы була.”

Әңгәмәбезне компьютер каршында дәвам итәбез. Айдар “Подвиг народа” ачык порталыннан  карт бабасына кагылышлы документны табып ала. “Өченче батальон укчысы Әскаров Сәит(җан) 1944 -нче елның 10нчы октябрендә өч немец солдатын юк итеп,  “Батырлык өчен” медале белән бүлкәләнә. Ватан өчен сугышта яраланды,”- диелгән  кулдан язылган  фәрманда. Солдат Сәитҗан шул медальне тагып төшкән фотосын авылга туганнарында да сала. Аңа исән калу бәхете тия, 1947-нче елда туган туфрагы Исәнбайга кайта. Сугыш афәтеннән хәерчеләнеп калган авылны күтәрергә туры килә. Балта остасы Сәитҗан армый-талмый йортлар сала, коелар казый. “Коелары юк, ә менә ул күтәргән йортлар исән, аларда һаман да яшиләр әле,” – ди Ләйсирә.

Бабасы турында Ләйсирә Йосыпова әбисе, әнисеннән ишетеп үсә. Проект эше язу барышында   Сәитҗан Әскаров турында шулкадәр күп мәгълумәт туплыйлар –  китап итеп бастыру нияте туа да. “Карт бабамның язмышы” дигән исем белән, дүрт нөсхәдә дөнья күрә. Өчесе – Сәитҗан Әскаровның балалары гаиләләренә тәгаенланган, берсен мәктәптәге музейга бүләк итәргә  ниятлиләр.  “Беркем дә онытылмасын. Башкаларга да этәргеч булсын. Балалар үз бабалары, әбиләре сугыш елларында кай фронтларда кан койганнар, тылда ничек тир түкәннәр – сораштырсыннар, белешсеннәр, безнең кебек язсыннар, ” – ди Ләйсирә Йосыпова. “Оныгы һәм кадет буларак, карт бабам Сәитҗан Әскаровның исемен мәңгеләштерү – минем бурычым ул,”- ди Айдар да.  Исәнбайда (Әгерҗе районы) мәдәният йорты каршындагы аллеяда Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм корбаннарына багышланган Хәтер дивары бар, Сәитҗан Нәҗметдин улы Әскаровның исеме анда иң беренче тора. Ә иң мөһиме – нәсел дәвамчылары аны онытмый.

Фәнзилә Салихова

Удмуртия

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*