tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә биредә төшерелгән фильм премьерасын тәкъдим иттеләр
Ульяновск шәһәрендә биредә төшерелгән фильм премьерасын тәкъдим иттеләр

Ульяновск шәһәрендә биредә төшерелгән фильм премьерасын тәкъдим иттеләр

Ульяновск шәһәрендә СССРның халык артисты Валентина Леонтьева исемендәге халыкара кинофестиваль тәмамланды. Фестиваль кысаларында моннан ике ел элек Ульяновск шәһәрендә төшерелгән нәфис фильмны да беренче тапкыр тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Картинада катнаш никах проблемалары күтәрелә. Бу фильмда Россиянең танылган актерлары белән бергә, Ульяновск татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә уйный.

Фильмда баш рольне Мәскәүнең Роман Виктюк театры артисты, татар егете Наил Абдахманов уйный. Аның нәсел тамырлары Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылына барып тоташа. Үзе Мәскәүдә туган, шунда Щепкин исемендәге югары театр училищесында Борис Клюев бүлегендә укыган. Бу аның икенче тапкыр кинога төшүе.

Әлеге фильмда сүз татар һәм рус милләтеннән булган егет белән кызның яшьлек мәхәббәте, аларның туе һәм бала туганнан соң барлыкка килгән проблемалары хакында бара. Аерым алганда, картинада ике җитди проблема күтәрелә- беренчесе балага исем кушу һәм икенчесе, аны сөннәткә бирү.

Моннан ике ел элек картинаны төшергәндә аны шартлы рәвештә “Исемсез”
дип атаганнар иде. Премьерага аны инде яңа исем белән “Борынгы кыргый бабаларыбыз” дип тәкъдим иттеләр.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*