tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукайның Домодедово шәһәрендә куелачак бюстын сынчы Акчурин ясарга мөмкин
Габдулла Тукайның Домодедово шәһәрендә куелачак бюстын сынчы Акчурин ясарга мөмкин

Габдулла Тукайның Домодедово шәһәрендә куелачак бюстын сынчы Акчурин ясарга мөмкин

Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Габдулла Тукайга куелачак бронза бюстны ясау танылган сынчы Рим Акчуринга йөкләнергә мөмкин. Бу хакта «Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рим Акчурин – Мәскәү Рәссамнар берлеге һәм Мәскәү скульпторлары берләшмәсе әгъзасы. Ул август аенда Даниловский зиратында халыкара сәясәт журналисты Фәрит Сәйфелмөлековка ачылган һәйкәлнең авторы да.

Бюст, Россия Федерациясе төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтү кысаларында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына урнаштырылачак.
Татар милли үзәге Домодедово шәһәр округында инде җиде елдан артык эшләп килә. Бүгенге көндә ул Мәскәү өлкәсендә үз бинасы булган бердәнбер үзәк. Татар мәдәнияте үзәгенә Габдулла Тукай исеме биреләчәк, ә үзәк исә өлкә статусына ия булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*