tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсендә “Ел хатын-кызы”н ачыкладылар
Нижгар өлкәсендә “Ел хатын-кызы”н ачыкладылар

Нижгар өлкәсендә “Ел хатын-кызы”н ачыкладылар

Дистә елга якын инде Нижгар өлкәсендә чыгып килүче “Туган як” редакциясе актив эшләүче татар хатын-кызлары арасыннан “Ел хатын-кызы”н билгели. Бу исем милли мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап,  үстерү өстендә нәтиҗәле эшләгән, җәмгыять эшләрдә актив катнашкан ханымнарга бирелә.

Узган елларда бу хөрмәтле исем төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, татар җәмәгатьчелеге арасында дан-абруй казанган җиде ханымга бирелде инде. Быел редколлегия белән киңәшеп, газета укучыларның тәкъдим-теләкләрен дә исәпкә алып, “Ел хатын-кызы-2018” исеменә Пильна районы Сафаҗай балалар бакчасы мөдире, актив җәмәгать эшлеклесе Әлфия Абдулбәр кызы Аймалетдинованы лаек дип таптык.

“Туган як” редакциясе, өлкә татар автономиясе, өлкә һәм районара “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары, барча татар җәмәгатьчелеге исеменнән Әлфия Адулбәровнаны бу югары исемгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз!

Алда да шулай бергә-бергә милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, газиз халкыбыз файдасына исәнлектә-саулыкта озын-озак кына эшләргә һәм яшәргә язсын, Әлфия ханым! Ә  мактаулы диплом һәм истәлекле традицион хатын-кыз сыны аңа 29 мартта – туган авылы Сафаҗайда өлкә татар автономиясе советының киңәйтелгән күчмә утырышында тапшырылачак.

Олег Әндәрҗанов

Редколлегия рәисе

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*