tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыя
Казан төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыя

Казан төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыя

Бүген Казанда «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» Бөтенроссия конференциясе  башлана . Ул 15-16 ноябрь көннәрендә узачак.

Конференцияне оештыручылар:

  • Бөтендөнья татар конгрессы
  • ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырыла

Максатлары:

  • татар галимнәрен, туган төбәкне өйрәнүчеләрне җыеп, татар этнотуризмын үстерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү

ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Альберт Борһанов сүзләренчә, конференция кысаларында Этнография музеен ачу, “Иске Казан” тарихи-мәдәни тыюлыгына сәяхәт итү каралган.

«Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясенең программасында “Татар дөньясында этнотуризм”, “Татарстанда һәм РФ төбәкләрендә туган якны өйрәнү һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре”, “Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы” секцияләре эше каралган.

Пленар утырыш 16 ноябрьгә билгеләнгән. Ул ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*