enrutat
Баш бит / Конгресс турында / Структура / Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең Беренче урынбасары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Закиров Ринат Зинур улы
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең Беренче урынбасары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Закиров Ринат  Зинур улы

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең Беренче урынбасары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Закиров Ринат Зинур улы

1948 елның 1 августында ТАССРның Чистай районы Нарат-Елга авылында туган.

Белеме

1972 елда инженер-химик белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын  тәмамлый.

Тарих фәннәре докторы, педагогия фәннәре кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеге

1972 елда Казан химия-технология институты инженеры.

1972 — 1980 елларда – Татарстанның комсомол өлкә комитетында пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда бүлеге мөдире.

1980 — 1988 елларда – Татарстанның партия өлкә комитетында мәдәният бүлеге инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдиренең урынбасары.

1988 — 1991 – В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы башлыгы.

1991 — 2017 еллар «Казан» милли мәдәният үзәгенең директоры.

1996 — 2018 елларда Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары.

2002 — 2017 еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.

2017 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2004 — 2009 – өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2009 — 2019 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале, «Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Элемтә

Эл. почта: tatar-congress@mail.ru
Телефон: +7 (843) 236-5916