tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта кул эшләнмәләре күргәзмәсе узды
Сургутта кул эшләнмәләре күргәзмәсе узды

Сургутта кул эшләнмәләре күргәзмәсе узды

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мөхтәрияты каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге рәисе Нурия Әхәт кызы Җиһаншина җитәкчелегендә, 6 апрель көнне еллык кул эшләнмәләренә нәтиҗә ясады. Үзенең кул эшләнмәләре күргәзмәсен булдырды.

Иң беренче яшь буынга үрнәк итеп өлкән буынның кул эшләрен сайладык. Беркемгә дә сер түгел, һәрбер буталчык замананың бөтен авырлыгы, бөтен хәсрәт иң элек хатын – кыз йөрәгенә кагыла. Хатын – кыз – ул әни дә, иренә ныклы терәк тә, хуҗабикә дә, хезмәт алдынгысы да, дөньяны үз сәләте белән нурга күмүче дә.

“Һөнәрле кеше – бай кеше” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Бүгенге күргәзмә нәтиҗәсе дә ак яулыклы апаларыбызның хезмәт җимеше. Үзенең өлкән яшьтә булуларына карамастан,безнең апалар белеме белән мөгаллимә, “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе, Галимова Зәмзәмия Әскәр кызы белән ел дәвамында әллә нинди матур сумкалар, муенсалар, күз явын алырлык картиналар чиктеләр. Бу күргәзмә аларның кул хезмәтләре нәтиҗәсе.

Әлеге күргәзмәдә: Гамилова Зәмзәмия Әскәр кызы, Абдуллина В.,Гильметдинова Ф., Шакирова Ф., Галимова Ә., Алкина Г., Галимова М., Маюрихина Ә., Халитова А., Хәйруллина М., Фәрхетдинова Р., Хисаметдинова Х., Хәлиуллина Н., Җиһаншина Н., Вәлиева Г., Шакирова М., Гаппасова Р., Мөхибуллина Т. кул эшләре урын алган иде (әгәрдә күргәзмәдә катнашучыларның исемен күрсәтмәсәм, я булмаса хәреф хатасы булган очракта гафу үтенәм).

– “Аллага шөкер, чит төбәктә яшәсәк тә гореф-гадәтләребезне онытмый яшибез. Бүгенгесе көндә мөхтәриятыбыз ишекләре ачык, гөрләп эшләп тора. Уңган булган кызларыбыз үз вакытларын жәлләми калфак тегәргә дә, аяк киемнәре чигәргә дә, бәйләргә дә һ.б. төр кул эшләнмәләре белән таныштырып, өйрәтергә торалар. Мин бүгенге күргәзмәне оештыручы кызларга, алтын куллы “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Гамилова Зәмзәмия Әскәр кызына, бер дәресне дә калдырмый түгәрәккә йөргән кызларга рәхмәтемне белдерәм” – дип үз фикерләрен җиткерде Сургут шәһәре “Ак калфак” татар татар – хатын кызлары берлеге рәисе Нурия Әхәт кызы Җиһаншина.

Әлеге чараны оештыруда зур көчләрен куйган Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мөхтәрияты “Ак калфак” татар хатын – кызлар берлеге рәисе Җиһаншина Нурия Әхәт кызына, Совет әгъзалары: Гөлсинә Вәлиева, Дания Әфләтүнова, Тәслия Мөхибуллина, Наилә Хәлиуллиналарга бәйрәм кичәсен оештыруда зур көчләрен куйган өчен чиксез зур рәхмәтен белдерә.

Әлеге кул эшләр күргәзмәсе килгән кунакларга бик ошады.

Г. Фәтхулова, Сургут шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*