tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында “Агыла да болыт агыла…” шигьри спектакль премьерасы
Камал театрында “Агыла да болыт агыла…” шигьри спектакль премьерасы

Камал театрында “Агыла да болыт агыла…” шигьри спектакль премьерасы

3, 4 һәм 24 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган “Агыла да болыт агыла…” шигьри спектакле премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров, рәссам – Булат Ибраһимов.

Яшь режиссер Айдар Җаббаров, С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты (РАТИ-ГИТИС). Беренче адымнарыннан алып, аны һөнәренең форма яклары, шигъри театр, сүз һәм пластика сәнгате кызыксындыра. Үзенең педагогы Илгиз Зәйниевның бөек татар шагыйре хатлары һәм шигырьләре буенча куелган «DERDMEND» спектакле режиссеры ассистенты итеп алына, мөстәкыйль рәвештә шагыйрь Газинур Морат текстлары буенча спектакль куя.

“Агыла да болыт агыла…” диплом алды спектаклен яшь режиссер бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирск якларында сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә.

“Агыла да болыт агыла” шигъри спектаклендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов һәм театрның яшь актерлары Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева катнашалар.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*