tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайның “Ак калфагы” физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә Яңа ел бүләге ясады
Азнакайның “Ак калфагы” физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә Яңа ел бүләге ясады

Азнакайның “Ак калфагы” физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә Яңа ел бүләге ясады

Азнакай районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары инвалидлар җәмгыятендә булып кайтты. Биредә алар “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә Яңа ел бүләге өләште. Бәйрәмнең төп кунаклары – Римма апаларыннан чигәргә, картиналар тудырырга, бисер, җепләр, хәтта чикләвек төшләреннән дә күз явыңны алырлык әйберләр эшләргә өйрәнгән кызлар Кыш бабай белән Кар кызы алдында шигырь, җыр-биюләрен башкарып, тәмле күчтәнәчләр дә алдылар. Түгәрәккә йөрүчеләргә оештырылган бу матур бәйрәмгә районның мәшгульлек үзәге һәм ЗАГС бүлеге җитәкчеләре, хезмәткәрләре дә килеп, көтелмәгән сюрприз ясады. Кызларның куанычына чикләр булмады.

Лиза Нур

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*