tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда иҗат итүче “Милләт авазы” төркеме гореф-гадәтләрне искә төшерә
Башкортстанда иҗат итүче “Милләт авазы” төркеме гореф-гадәтләрне искә төшерә

Башкортстанда иҗат итүче “Милләт авазы” төркеме гореф-гадәтләрне искә төшерә

Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында “Милләт авазы” дип аталган вокал-хореографик төркемнең исем туе узды. Чараны оештыру эшләрен шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Әбделманов башлап йөри.

“Милли аваз” төркеме татар телен, борынгы җырларны, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау белән шөгыльләнә. Аларны сәхнәләштереп, халыкка күрсәтәләр.

Исем туе кичәсендә дә залга җыелучылар өчен зур тамаша әзерләгәннәр. Халкыбызның борынгы жырлары янгырый. Фольклор төркем онытылып барган берничә йоланы сәхнәләштергән.  М.Әбделманов тамашачыларга тел проблемаларын яктырткан шигырьләрен укый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*