tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бездә дә “Ак калфак” яралды!
Бездә дә “Ак калфак” яралды!

Бездә дә “Ак калфак” яралды!

Быелның март ахырында Чиләбе өлкәсе татар конгрессында өлкә “Ак калфак” милли иҗтимагый хәрәкәтенең оештыру җыелышы булып узды. Монда Чиләбедән һәм өлкәнең бүтән төбәкләреннән ике дистәдән артык хатын-кыз лидерлар җыелган иде. Мондый оешманың зарурлыгы беркемдә дә шик тудырмады, конгресс кысаларында татар хатыннарының шундый оешмасы барлыкка килү хупланды.

Милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү;  туган телгә ихтирамны арттыруга милләттәш хатын-кызларыбыз зур өлеш кертә, шул ук вакытта, планлаштырып һәм уйлап эш иткәндә, бу өлешне арттырып була – җыелышта нәкъ менә шул турыда сүз барды. Чыгыш ясаучылар арасында милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү–чигү һәм милли ризыклар әзерләү осталары да байтак булып чыкты, шуңа күрә беренче чиратта тегү-чигү, калфак эшләү һ.б. шөгыльләр буенча төрле төбәкләрдә мастер-класслар үткәрә башларга дигән карар кабул ителде.

чилэбе 1

Берничә көннән – 6 апрельдә – Чиләбе өлкәсе “Ак калфагы” киңәйтелгән состав белән җыелды, милли кием, гореф-гадәт, һөнәр-кул эше темаларына татар яшьләре оешмасы белән багъланыш, иҗат әһелләре белән очрашу темалары да кушылды. Бу фикер алышуны өлкә татар конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы депутаты Лена Колесникова алып барды.

Иң беренче мастер-класс Еманжелинск шәһәрендә булды. 25 апрель көнендә шәһәрнең үзәк мәдәният сараенда кунаклар – тегү-чигү осталары – җыелган халыкка өч сәгать дәвамында милли киемнең калфак, изү һ.б. элементларын эшләү серләрен күрсәттеләр.

чилэбе 2

“Ак калфак”ның чиратта булачак чарасы – курчак милли киеме бәйгесе. Бу бәйге хәзер бөтен Чиләбе өлкәсе буенча бара, ә аны йомгаклау май ахырларына планлаштырылды: иң уңышлы булып танылган курчаклар өлкә сабан туенда махсус күргәзмә кысаларында күрсәтеләчәк.

2015-2016-еллар дәвамында “Ак калфак”ның иҗади төркемнәре Магнитогорски, Златоуст, Миәс, Копейск, Троицк, Коркино, Сатка, Кыштым, Кәсле калаларында, Коншак, Үзбәгәрәк, Мөслим, Арслан, Әптерәк, Әчлекүл, Әмин, Редутово һ.б. авылларда хатын-кыз җәмәгатьчелеге белән очрашып, төрле юнәлешләрдә әңгәмәләр, мастер-класслар уздырачак, дип планлаштырыла.

Люция Сабирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*