tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек шәхесләрен тубыллылар онытмый
Бөек шәхесләрен тубыллылар онытмый

Бөек шәхесләрен тубыллылар онытмый

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге һәм җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы күренекле шәхес Фәүрия Шәрипованың якты истәлегенә багышлап кичә оештырды.

Экраннан Фәүрия Шәрипованың тормыш юлына багышланган фотопрезентация күрсәтелде. Милли табын артында мәрхүмәнең рухына багышлап дин вәкилләре Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Фәннүр хәзрәт Казыймов, Тимур хәзрәт Ниязов Коръән аятьләрен укыдылар. Күренекле шәхес, РФнең атказанган табибы, Хезмәт Кызыл ордены кавалеры, Тубылның атказанган кешесе, биш чакырылыш шәһәр Думасы депутаты булып сайланган, күп еллар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе вазифасын башкарган Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы турында якташлары җылы сүзләрен кызганмады.

Кичәгә килгән кунаклар арасында шәһәр Думасы депутаты Валентина Беспалова, шәһәр хакимиятенең сәламәтлекне саклау бүлегеннән, ветераннар оешмасыннан Наталья Лесовец, Людмила Руденко, коллегалары Әминә Рашева, яшь табибә Юлия Маметова иде.

Лаеклы ялда булган елларында да якташларына ярдәм иткән, иҗтимагый оешмаларда эшләп милли-мәдәни юнәлешне алып барган Фәүрия Мөхәммәтҗан кызының якты истәлегенә багышланган кичәдә Төмән шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Динар Абукин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ветераны Рифкат Насыйбуллин, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Нурилә Шамратова хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәдинә Уразмәтова, Рәхилә Тагильбаева аның көчле рухлы, сынауларга бирешмәгән, тынгысыз җанлы шәхес булганын сагынып сөйләделәр.

Чыгыш ясаучылар себер-татар мәдәният үзәгенең музеенда да аның турында мәгълүмат булдырырга тәкъдим итте. Фатыйма Мамшанова апасының васыять итеп калдырган калфагын кичәне оештыручы Айсылу Юнысовага тапшырды. Айсылу ханым милләт җанлы бөек шәхесләрен онытмаган, милли табын әзерләүдә ярдәм күрсәткән, кичәне оештыручы себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, үзәк коллективына, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Равилә Фазыловага, Рәсимә Абдрахмановага, ярдәмчеләренә рәхмәтләрен юллады.

Римма Умитбаева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*