tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районындагы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды
Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районындагы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районындагы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды

Бүген Тукай муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров һәм “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова район башлыгы Фаил Камаев белән очрашу уздырды.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләрен татар авылларының торышы, көнкүреше белән таныштырып узды. Очрашуда  төп мәсьәлә буларак, БТКның Тукай муниципаль районындагы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче билгеләү мәсьәләсе күтәрелде. Түгәрәк өстәл артында узган фикер алышудан соң, әлеге вазыйфага Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закировны билгеләнде.

Шулай ук бүген “Ак калфак”ның киләсе елда Тукай районында узачак күчмә утырышын әзерләү мәсьәләләре күтәрелде, күчмә утырыш узачак социаль объектлар каралды, программа проекты төзелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*