tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль чыгара
Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль чыгара

Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль чыгара

Буа дәүләт театры Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайда” әсәрен сәхнәләштерә башлады. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.

Популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайда?” әсәре буенча инсценировканы драматург Хәбир Ибраһим язган. Спектакльне Татарстанның халык артисты, Кариев театры артисты Илфат Камалиев куя.

“Зифа Кадыйрованың үзе белән килештек. 7 гыйнвардан эшли башладык. 20 гыйнвар көнне сәнгать советы кабул итәчәк. 29 гыйнварда Буада премьера булачак”, – диде Раил Садриев.

“Бәхеткә юл кайда?” Зифа Кадыйрованың сәхнәләштерелгән дүртенче әсәре булачак. Язучының ике әсәре Чаллы татар дәүләт театрында, берсе Әлмәт татар дәүләт драма театрында бара. Язучының “Сөмбел” әсәре буенча Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*