Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендә Себер татарының борынгы ишегалдын төзекләндерәләр
Омск өлкәсендә Себер татарының борынгы ишегалдын төзекләндерәләр

Омск өлкәсендә Себер татарының борынгы ишегалдын төзекләндерәләр

Җәй көне Большеречье районындагы Үләнкүл авылында беренче кунакларны көтәләр.

Җирле татар халкы иҗтимагый оешмалар ярдәме белән үзләренең мәдәни мирасын саклау белән кызыксына. «Мәдәният» төбәк татар автономиясе хәзер амбициоз проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә – Большеречье районындагы Үләнкүл авылында «Старина сибирская» мәдәни комплексы аналогын булдырырга планлаштыралар.

«Мирас» этнография һәм авыл туризмы комплексына Себер татарының 19-20 гасырда реконструкцияләнгән йорты һәм ишегалды керәчәк дип ниятләнә. «Мәдәният» төбәк татар автономиясе җирле халыктан йорт сатып алган, территорияне чистарткан, ишегалларын ясау һәм йортны ремонтлау эшләрен башлаган. Президент гранты ярдәмендә 3 млн сум акча алганнар, миллион сумны җәмәгать эшлеклеләре үзләре җыйган.

Борынгы һәм мәдәни мирас комплексын тулыландыру проблемасы туарга тиеш түгел, биредә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә татар тарихы буенча өч музей эшли, ди оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*