tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Айдар Хәлим исемендәге III төбәкара укулар узды
Чаллыда Айдар Хәлим исемендәге III төбәкара укулар узды

Чаллыда Айдар Хәлим исемендәге III төбәкара укулар узды

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге III төбәкара укулар узды. Заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган өр-яңа бинада урнашкан белем йортында югары кимәлдә үткән әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның районнарыннан укытучыларны, әдәбият белгечләрен җыйды, җитмештән артык эш кабул ителде һәм бәяләнде.

Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, шәһәрнең мәгълүмати-методик үзәге, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Төбәкара укуларның пленар утырышында мәктәп директоры Шамил Закиров, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов,  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин һәм Айдар Хәлим үзе чыгыш ясады. Фәнни, тирән мәгънәле чыгышларда күренекле әдип Айдар Хәлимнең титаник хезмәтләре аталды һәм аларның милләтебезнең үзаңын үстерүдәге тиңдәшсез роле турында әйтелде.

Казан кунагы Әлфәт Закирҗанов мәктәпкә “Татар әдәбияты тарихы”ның 6 нчы томын, Айдар Хәлим исә яңа китапларын бүләк итте.

Ахырда Айдар Хәлим укуларында катнашучыларга, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Г. Абдуллина

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*