tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Дәрдмәндкә кагылышлы кызыклы фикерләр яңгырады
Уфада Дәрдмәндкә кагылышлы кызыклы фикерләр яңгырады

Уфада Дәрдмәндкә кагылышлы кызыклы фикерләр яңгырады

Мәрьям Солтанова исемендәге фикер клубының чираттагы утырышы татар халкының бөек улы, шагыйрь һәм меценат Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды

Башкортстан татарларының “Берлек” оешмасы күренекле шәхесләр, зур тарихи вакыйгаләр һәм башка көнүзәк мәсьәләләр уңаеннан фәһемле чараларын дәвам итә. Мәрьям Солтанова исемендәге фикер клубының чираттагы утырышы татар халкының бөек улы, шагыйрь һәм меценат Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Чарада Казан кунаклары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты. Төп чыгышны Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, Башкорт академия опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов ясады. Ул чыгышын Дәрдмәнднең 160 еллык юбилеена багышланган соңгы чорда узган чаралар белән таныштырудан башлап, узган елның 21 ноябрендә Төркиянең Стамбул шәһәрендәге Мәрмәрә университетында үткән фәнни конференция турында сөйләде. Аннан соң Башкорт дәүләт университетында 24 декабрь үткән гыйльми-гамәли конференция эше белән таныштырды.

Сәгатькә якын барган чыгышында Марат Шәрипов Рәмиевлар нәселе, аларның тарихтагы урыны, Дәрдмәнд иҗаты һәм тормыш юлы турында әтрафлы чыгыш ясады. Аның чыгышында Дәрдмәнднең Зәки Вәлидигә алтын тапшырырга әзерләве, нәселенең эзәрлекләнүе, оныгы техник фәннәр докторы Бәшир Рәмиев турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Аның сүзләренчә, Бәшир уйлап чыгарган эшләре өчен 74 таныклык ала. Ике генә курс югары белеме булуга карамастан, аңа техник фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә. Ул СССРда беренче компьютер уйлап чыгаручы, ике тапкыр Сталин исемендәге дәүләт бүләге иясе була.

Утырышта Дәрдмәнднең варислары да катнашты, шунысы кызганыч, алар бабаларының шигырьләрен туган телләрендә укудан мәхрүм, татар телен белмиләр булып чыкты.

Чараны Гөлшат Сафина алып барды. Чара ахырында “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина татарның киләчәге хәйриячелек һәм мәгърифәтчелеккә бәйле булуын билгеләде һәм чыгыш ясаучыга рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды. Утырыш күмәкләп “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*