tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чынгыз Айтматов турында кино төшерергә килгән Кыргызстан делегациясе – Кукмарада
Чынгыз Айтматов турында кино төшерергә килгән Кыргызстан делегациясе – Кукмарада

Чынгыз Айтматов турында кино төшерергә килгән Кыргызстан делегациясе – Кукмарада

Язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Татарстанга килгән Кыргызстан делегациясен Кукмара шәһәрендә кабул итәләр. Мөхтәрәм кунакларны һәм аларны озатып йөрүче Конгресс вәкилләрен Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина каршы алды.

Равия Кәримуллина район турында сөйләде, аның тарихына һәм бүгенгесенә тукталып үтте. Шулай ук районның социаль-икътисади хәлен сурәтләде, районда Чынгыз Айтматов исеме ни рәвешле зурлануы турында сөйләде.

Аннары кунакларны Кукмараның данлыклы итек фабрикасына алып бардылар, андагы җитештерү белән таныштырдылар. Моннан тыш, кунакларның программасында Кукмара шәһәрендәге Ч.Айтматов исемендәге №1 гимназиягә баруы каралган.

Кунаклар Татарстанда 8 февральгә кадәр булачак. Делегация составында Чынгыз Айтматовның улы,  “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык күл форумы” халыкара иҗтимагый берләшмә президенты, Кыргызстан дипломаты һәм дәүләт эшлеклесе Әскар Айтматов; Кыргызстан Республикасының халык артисты, кинорежиссер Бакыт Карагулов; «Кыргызфильм»  милли  кинокомпаниясенең генераль директоры Айбәк Жангазиев килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*