tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин начарлыкка өйрәтми
Дин начарлыкка өйрәтми

Дин начарлыкка өйрәтми

11 нче февральдә Тубыл шәһәренең В.Солдатов исемендәге медицина колледжында студентлар Иерей Александр һәм Төмән өлкәсенең имам –хатыйбы Ибраһим Кәрим улы Сухов белән очраштылар. Дини конфессияләр вәкилләре студентлар белән
әңгәмәдә ислам һәм православие кануннары, гаиләдә бер-береңә хөрмәт күрсәтү һәм башка төрле тормыш кагыйдәләре турында сөйләделәр. Медколледжда укыган төрле милләт вәкилләре-студентлар очрашуда катнашкан дини конфессияләр вәкилләренә сораулар бирделәр.

12 нче февральдә Тубыл шәһәренең күппрофильле техникумында “Дин начарлыкка өйрәтми” тема буенча оештырылган чарада Тубыл шәһәренең тарихи мәчетенең имам –хатыйбы Фәннүр Казыймов ислам диненең нигезләре, гасырлар буена сакланып килгән традицияләре турында студентларга сөйләде. Хәзрәт әхлак темасына аерым игътибар бирде. Ул, эчкечелек һәм наркоманиянең сәламәтлеккә, киләсе яшь буынга зур зыян китерүе турында сөйләгәннән соң, студентларның сорауларына җавап бирде. Соңгы елларны яшьләрнең сынаулар алдында каушап калганнарын, үз-зләренә кул салулары- суицид киң таралганын искә алды. Фәннүр хәзрәт суицид ислам динендә һәм башка диннәрдә дә зур гонаһ булганын әйтеп узды. Яшьләрне кызыксындырган катнаш никахлар темасы, башка динне кабул итү темаларга күп сораулар яңгырады.

Фәннүр хәзрәт әңгәмәсендә студентларның сорауларына тулы җаваплар бирде, үрнәк итеп төрле очраклар турында сөйләде. Этник мөселманнар, христианнар булганын, диндә мәҗбүр итү булмаска тиешлеген аңлатты. Башка динне көчләп кабул итергә ярамаганын, янәшәбездә яшәгән башка милләт вәкилләренең диннәренә, мәдәниятенә хөрмәт күрсәтү кирәклеген аңлатты. Ул Аллаһы Тәгалә безгә биргән сынауларны сабырлык белән кичрергә кирәклеген әйтте.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*