tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәме узды
“Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәме узды

“Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәме узды

Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды, дип яза җирле басма.

Әлеге чарага шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре шагыйрь иҗатын, аның шигырь-әкиятләрен яратучы укучыларны алып килделәр. Бәйрәмне 5нче балалар бакчасыннан Дилия Закирова “Хәерле көн“ җыры белән ачып җибәрде. Малайлар-кызлар Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт“, “Бала белән күбәләк“, “Гали белән кәҗә“ шигырьләрен, “Су анасы“ әкиятен сөйләделәр. Аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторинада осталыкларын күрсәттеләр.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының баш мөхәррире Дания Абзалиева укытучыларны һәм укучыларны редакциянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бәйрәм “Туган тел“ җыры белән төгәлләнде.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*