tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Наилә Фатехова концерты узды
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Наилә Фатехова концерты узды

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Наилә Фатехова концерты узды

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Наилә Фатехованың концерты үтте. Чарада шулай ук «Мәдинә» ансамбле, Зөлфия Хәлилова һәм Рәфикъ Хәлитов чыгыш ясады. Бу тамаша артистларның Татарстан районнары буенча уздырылган хәйрия турына йомгак булды.

2-7 октябрь көннәрендә Наилә Фатехова һәм башка артистлар “Онытмыйк дусларны” программасы белән республикабызның Нурлат, Тәтеш, Алексеевск, Спас районнары халкын сөендерде. Наилә ханым сүзләренчә, аны һәр районда бик җылы кабул иткәннәр, сый-хөрмәт күрсәткәннәр.

Бүген Халыклар йортында өлкәннәр көне уңаеннан татар җыр-моңнары олы яшьтәге абый-апалар өчен яңгырады.

Наилә Фәтехова һәм “Мәдинә” коллективы Татарстан районнарын һәм, әлбәттә, татарның мәркәзе булган Казан сәхнәләрен гөрләтеп өченче ел рәттән гастроль турлары уздыра. Һәр елны үзенчәлекле программа, быелгысы – дини юнәлеше белән аерылып тора. ЛӘкин һәрбер программаның нигезендә бер мәсьәлә – ул татарлыгың белән горурлану, халкыбызның рухи мирасын, халык иҗатын кайтару һәм тамашачыларыбызга җиткерү, – дип билгеләде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

Ул Наилә ханымның универсаль кеше, шәхес булуын әйтте. Ул алып баручы да, оештыручы да, җырчы да, композитор да, Мәскәү белән Казан арасында күпер салучы да.  Данис Шакиров артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде һәм Конгресс исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова  шулай ук Наилә ханымның төп хезмәтеннән тыш, иҗтимагый эшчәнлектә дә актив булуын билгеләде. Наилә Фатехова – Мәскәү шәһәре “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе.

Һәрбер җирлектә аларны матур итеп каршы ала беләләр һәм инде “Менә безнең кызларыбыз ничек үзләрен күрсәтә белә” дип сокланып калалар. Безгә залда утырганда гына барысы да җиңел кебек тоела, ә алар никадәр көч куялар, – дип Кадрия Идрисова артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*