tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре бүләкләнде
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре бүләкләнде

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре бүләкләнде

Сәнгать әһелләрен бүләкләү чарасы Татарстан Милли китапханәсенең төзекләндерелгән бинасын ачу тантанасында узды. Бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Президент лауреатларга үз һөнәрләренә игътибарлы мөнәсәбәтләре һәм югары уңышлары өчен рәхмәтен җиткерде. “Премия лауреатлары – Татарстанның чын патриотлары”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Быелгы лауреатлар:

  • Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);
  • Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
  • Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
  • «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнора Гатина.

Билгеле булганча, быел Тукай премиясенә 12 намзәт тәкъдим ителгән иде. Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*