enrutat
Баш бит / Граммофонда татар музыкасы
Граммофонда татар музыкасы

Граммофонда татар музыкасы

Казан шәһәренең Кремль урамында 25 нче йорт адресы буенча урнашкан «Джузеппе» кунакханәсе һәм рестораны бинасында кайчандыр беренче татар пластинкалары язылуын күпләр беләме икән бүген? Бу яңалык шәхсән без, уфалылар, өчен милли рухтагы тирән тәэсирле хәбәрләрнең берсе булды.

Сер түгел, “Мәрьям-Солтанова – Акчурина исемендә”ге клуб әгъзалары ошбу җылы һәм эчтәлекле очрашуны шактый көттек. Һәм инде чираттагы истәлекле мизгелләрне бүләк итәр спикерыбыз –Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкорт дәүләт сәнгать институтының вокал бүлеге профессоры Идрис Газиев галиҗанәпләре үзе булгач, күңелләрне кытыклап торган тема, һичшиксез, кызыклы булырга тиеш иде. Шул мизгелләрнең никадәр илһамлы буласын чамалаудан, күңелләр серле бер ашкынудан ымсынып, шул тылсымлы моң кичәсенең якынаюын көтте. Миңа калса, сөйләшүнең темасын ишеткән һәр кешедә дә, аның мәгънәсен һәм моңарчы ишетелмәгән тема буларак, хәтта ки күпмедер ишеткән очракта да, гайре табигый кызыксыну уянырлык иде…

“Граммофонда татар музыкасы”. Менә шул хакта сөйләде безгә хөрмәтле профессорыбыз, яраткан җырчыбыз Идрис Мөдәрис улы Газиев. Күпләр, әгәр инде бөтен серләрне дә ачып бетерсәк, профессорыбызны зур граммофон күтәреп киләдер дип, аның өчен борчылып торган. Аңа кагылышлы сансыз күп сораулары туып, үзара гәпләшеп, очрашу минутларын якынайткан. Һәм инде ноутбук күтәреп килеп кергән профессорны күргәч, күп нәрсә ачыкланды.

Бүген, адәм баласы баштан-аяк интернет челтәренә бәйләнгән бер мәлдә, бер гасыр элек яздырып, безнең көннәргәчә сакланып калган музыкаль мирас белән танышу кабатланмас хәл иде. Мондый да зур мирасыбыз, шул чор пластинкаларында язылып сакланган татар җырларын, шигырьләрен, гомумән, рухи комарткыларны ишетү, барлау — зур могҗизага тиң. Үзенең күпъеллык эзләнүләрен фәнни хезмәт итеп туплаган профессор ихлас күңелдән безне дә 1901 — 1950 елларга кадәрге чорны сыйдырган, татар музыкасы дөньясына, җыр һәм җырчылар тарихына алып кереп китте.

Каян алган, каян тапкан бу грампластинкаларны шәхес?… Әлбәттә, мөмкин дип күз алдына да китермәгән шартларда яткан бу байлыкны ул эзләп тапкан, юкка чыгудан саклап алып калган.

Гасыр тузанына батып яткан серне Идрис Газиев үзе чокып чыгарган.
Оста кулына эләккәч, чын тарих безнең чорга кадәр сакланып калган һәм арытаба да сакланачак. Бу хәл олы бер могҗиза.Үтә дә кызыксынуын, тарихи комарткыны ни өчен эзләвен аңлаганнандыр, граммофонны да аңа антикварда 30-40 меңгә сатмаганнар, белешеп йөрүен бәяләп, өч меңгә генә сатып биргәнннәр. Менә шулай тарихны берәмләп барлаган, туплаган шәхес!

Серле граммофон бәләкәч кенә, уч төбенә генә сыярлык хикмәтле әйбер булып чыкты. Аннан күренекле композиторыбыз Сара апа Садыйкованың тавышы яңгыраган мизгелләрне ни белән тиңләп булыр икән, юктыр?! Шул граммофонда шансоньетка җырларын кат- кат тыңлап, өйрәнгән профессорыбыз безгә дә җырлап ишеттерде.

Бу комарткыга бәйле тагын берничә факт:
— граммофонга яздырылган иң беренче татар җыры 1901 елның июне белән даталана. Казанның әлеге «Джузеппе» рестораны бинасында Фред Гайсберг белән Лабле исемле кешеләр бу эшне башкара. Фредерик Гайсберг 1900 елның мартында үзенең компаньоны С.Дарби белән Русиягә килгәч, Санкт-Петербургта урыс башкаручыларын яздыра. Шуннан Мәскәүгә китә, соңырак Нижгарга юл ала. Ахырда Казанга килеп җитә. Нәкъ шул вакытта Казан шәһәренең Кремль урамында 25 санлы йорт адресы буенча урнашкан «Джузеппе» кунакханәсе һәм ресторанында беренче татар пластинкалары языла. Ике көн эчендә төрле жанрдагы утыз сигез концерт номеры яздырыла. Анда татар җырларыннан башлап, гармун тавышлары, ислам культындагы көйләргә кадәр теркәлә. Иң беренче бу эшне эшләп караучылардан билгеле тенор Ярулла Вәлиуллин, җырчы һәм гармунчы Измаил Габдррәшитов була. Чит ил осталары аның башкару осталыгына хәйран калмаса да, биш сум гонорар түләп тагын артистлар алып килергә кушалар.

Ул тапкан җырчылар сәеррәк данлы булып тоелсалар да, И.Габдррәшитов ярдәмендә архивларда озын лирик татар җырлары, төрле көйләр, гармунда попурри, Казан шәһәре татарлары арасында киң таралган җырлар сакланып калган;
— җырчыларны Малокапов дигән кеше чәйханә, кабаклардан эзләп йөргән;
-1907 елда Ильяс Кудашев-Ашкадарский тарафыннан яздырылган язмалар әле булса Казан архивында саклана;
— чама белән шул елларда Франциядән килгән шансоньетка стилендә татарча җырлаучылар да булган, мәсәлән, аларның берсе — Мәрьям Искәндәрова. Татар интеллигенциясе бу кешене кабул итмәгән;
— фортепианога кушылып татарча җырлау беренче тапкыр 1906 елда булган дип фаразлый белгеч.

Җырчылар, музыкантлар үзләрнең чыгышларын пластинкаларга яздырырга, шул чорның җырларын саклап калырга тырышканнар. Шулар арасында татар язучыларын, скрипка моңнарын яздырган режиссер, татар музыканты Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарский; беренче татар шансоньеткасы Мәрьям Искәндәрова; оркестр белән берлектә язмалар әзерләгән Ибраһим Адамантов; татар Шаляпины саналган Хәбидулла Әхмәдуллин; Тукай шигырләрен яздырган Камил Мотыгый –Төхвәтуллин; хатын — кыз тавышы чыгарып җырлаучы, контер-тембр иясе Мирфәйзә Троцкий; күренекле татар җырчысы Асия Измайлова; татар композиторы, җырчы, актриса Сара Садыйкова һәм башка шәхесләр бар.

Татарда да җыр сәнгате бик борынгыдан килә. Әмма аны яздыру мөмкинлекләре генә күпкә соңрак туган. Бүген бу тарихи комарткылар белән билгеле галим, җырчы Идрис Газиевның зур хезмәт багажын өйрәнеп, белеп була.

Уч төбенә сыешлы шул патефонда, ә ул “Мәскәү патефон заводы”нда ясалган, бөек Тукаебыз да шушы моңнарны тыңлаган. Халык арасында мәдәни-агарту эшләре, пропаганда алып бару бурычы ефәк җитештерүдән мөһимрәк булган, чөнки 1934 елда ефәк туку фабрикасын ябып, анда патефоннар ясый башлыйлар.

Җыр – кеше күңеленең юлдашы буларак һәрвакыт соратылган.Граммофон һәм патефоннар безнең халыкның күп гаиләләрендә булган. Аларны кадерле урында гына саклап, пластинка тыңлау матур гадәткә, бәйрәмгә әйләнгән. Менә шулай гаырлар дәвамында җырларыбыз безне озата килә. Борынгы җырлар безнең тарихны, татар халкының яшәешен, аның кичерешәрен, сагыш –моңнарын, җан авазын чагылдыра. Җырларда безнең тарих. Һәм җыр белгече, профессор Идрис Газиевның бу өлкәдә хезмәте бәяләп бетергесез зур.

Алсу Төхвәтуллина,
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*