tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл татар кызларыбыз – нәни энҗеләр
Гүзәл татар кызларыбыз – нәни энҗеләр

Гүзәл татар кызларыбыз – нәни энҗеләр

Әйтер сүзебез бар

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре “Победа” мәдәният йортында “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” дип исемләнгән ачык өлкә форумы узды. Җиде йөздән артык кеше катнашкан җыенны “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы оештырды. Башлап йөрүче,  әлбәттә, Киров өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе, Киров өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты, “МОЛОТ АРМЗ” заводы директоры Равил Рамил улы Нургалеев.

– Өлкә татарларын җыеп үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәгебез турында сөйләшүне узган ел беренче форумда башлап җибәргән идек, – диде ул. – Татар дөньясы бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә халкыбызның үсеш стратегиясе өстендә эшли. Киров өлкәсе татарларының да бу юнәлештә әйтер сүзе бар һәм без бүген шуның өчен җыелдык.

Әйтер сүзнең башы “Тәрбия баскычлары” исеме астында үткән конференциядә яңгырады һәм дәвамын тапты. Гаиләдә бала тәрбияләү кечкенәдән башланырга тиеш дип, 2-7 яшьлек сабыйларны тәрбияләү үзенчәлекләре турында педагогика фәне күзлегеннән чыгып чыгыш ясаучы Урта Шөн авылы мәктәбе югары категорияле укытучысы Рәмзия ханым Габдрахманова кызыксынып тыңланылды.

Ә инде кечкенәдән милли һәм дини тәрбия бирү турында абыстайлар шурасы рәисе Миннегаләм абыстай Дәүләтшина сүзләре күпләр күңелендә балачак хатирәләрен уятты. Без үзебезнең кечкенә чакларны искә төшереп, әби-бабайларыбыз әйткәннәрнең һәм өйрәткәннәренең бүген дә бик урыны һәм мәгънәле икәнлеген искәреп алдык.

– Әбиләр ашау белән өстәл җыештырылып, ризык өсте ябулы торырга дигәнне ничек аңлаталар иде? – дип сорау бирде форум модераторы, өлкәнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Шәмсия Хәлимова. – Фәрештәләр, ризык өстенә ябылганчы, өстәл өстендә канат җәеп торырлар икән. Фәрештә канатлары армасын өчен аны шундук эшләргә кирәк дип бала күңеленә сеңдерелгән.

– Урын җыештырганда, әбием, юрган өстең тип-тигез калсын, юкса җыерылып торган җирләренә шайтан оялар, – дип кисәтә иде дип өстәп куйды Бөтендөнья татар конгрессы Кукмара бүлекчәсе һәм җирле “Ак калфак” җитәкчесе Зөмәрә ханым Җиһаншина. Фикер алышуда ноктаны Киров өлкәсе Диния назәрәте рәисе Зөфәр хәзрәт Галиуллин куйды.

Конференция ачылганда татар халкының балалар уены үрнәкләре белән Нократ Аланы шәһәренең “Колосок” балалар бакчасының бер төркеме чыгышын карадык. Күбесе катнаш гаиләләрдән булган сабыйлар белән “Победа” мәдәният йортының “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина шөгыльләнә. Төбәкнең “Ак калфак” ханымнары белән дә эшләүче Рәйсә ханым татар халкының үсеш стратегиясенең бер өлеше дип катнаш гаиләләр белән эшләүне дә күрә.

Уен белән башланган чара Сасмак авылы үзешчәннәре тарафыннан куелган Мөнирә Сафинаның “Ике болыт” драмасы белән тәмамланды. Драмадагы хәлләр гыйбрәт буларак тәкъдим ителде.

Милләттәшләребез җыены

Татарстан форумда шактый зур делегация белән катнашты. Балтач, Саба, Мамадыш, Кукмара районнары милләттәшләребез форумны зурлап бүләкләр тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан Алия Басыйрова да зур бүләкләр, шул исәптән нәниләребезгә атап, калфаклар белән килде. Бүләкләр арасында балалар бакчалары өчен бихисап күп татар телендә китаплар бар иде. Китаплар һәм башка кыйммәтле бүләкләр форумның икенче өлешендә тапшырылды.

Өлкәбезнең башкаласы Киров, Төньяк татарлары авылы Нократ һәм Уржум районы татар делегацияләренә дә Казан бүләкләре бирелде. Икенче өлеш тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Трефилов җитәкчелегендәге шәһәрнең тынлы оркестры башкарылуында “Мин яратам сине, Татарстан!” көе белән башланып китте.

Тантана безнең сабыйларга багышланган иде – биштән алып җиде яшькә кадәр балалар арасында “Татар кызы – нәни энҗеләр” конкурсының финал өлеше булды.
Иң башта Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильевның татар форумын тәбрикләү хаты җиткерелде. Аны өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры урынбасары Роман Зяблых укыды. Шулай ук Роман Зяблых һәм Равил Нургалеев тарафыннан халкыбызның фидакарь хезмәтләре белән дан казанган кешеләренә төрле мактау кәгазьләре тапшырылды. Алар арасында Сосновка шәһәре башлыгы Наил Сәитов, Иске Пенәгәр авыл җирлеге җитәкчесе һәм үзендә “Ак калфак” оешмасын әйдәп баручы Минсәрия Фәләхиева да бар иде.

Җиңүчеләр!

“Татар кызы – нәни энҗеләр”ләрдә биш-җиде яшьлек кызларның катнашуы шулай ук татарның үсеш стратегиясенә сабыйларны тәрбияләүдән башларга кирәк дигән фикерне алга сөрү. Бәйге нигезенә Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова тәкъдим иткән “Тәрбия баскычлары” проекты ятты.

Һәр гаилә сабыйларын берничә айга сузылган әзерләү вакытында чын татар мөхитендә яшәде. Бәйге кысаларында бәяләнергә тиешле кул эшләре, аш-су әзерләү, йорт тирәсен кайгырту, җыр һәм бию – барсы милли рухта сугарылып тәкъдим ителде. Гаилә генә түгел, туганнар, якын дуслар – барсы мәш килеп әзерләнде, чөнки бер номинация чын дусларның теләктәшлегенә багышланган иде. Теләктәш дуслар башкаруында без һава акробатлары номерын да, яшь каратистлар чыгышын да карадык, җилкенеп бию, моңлы итеп җырлау, Тукай әсәрен сәхнәләштерү дә күрдек. Балаларны әзерләүдә мәдәният һәм мәгариф учрежденияләре бар яктан зур ярдәм күрсәтте.

Нәни энҗедәй кадерле кызларыбыз бәйгесен тантаналы рәвештә сәхнәгә куюда “Победа” мәдәният йортының чын профессионаллардан торган коллективы катнашты. Мәдәният йорты директоры Ирина Векшинаның әзерлек вакытында һәр көне татар кызлары белән башланып китте һәм татар кызлары белән тәмамланды дисәм һич арттыру булмас. Төрле милләт вәкилләреннән торган коллектив, без инде татарча кайбер сүзләрне дә аңлый башладык, диде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет әфәнде Сөнгатуллин концерты нәни кызлар бәйгесенә затлы дәрәҗә биреп,  аны иң югары ноктага җиткерде. Ниһаять, мәртәбәле жюриның конкурс нәтиҗәләрен игълан итү вакыты җитте. Сәхнәдә конкурсант кызларыбыз белән аларның әти-әниләре дә басып тора. Бар кеше дулкынлана.
– Финал өлешендә катнашкан һәрбер бала – җиңүче! – дип әйтү киеренкелекне йомшартты.

Җиде номинация дә үз җиңүчесен тапты. Шактый кыюлык күрсәтеп бәйгегә чыккан сабыйларыбызны исемләп китик: Түбән Шөннән Азилә Сәлахова, Нократ Аланыннан Мәрьям Бәдретдинова, Иске Пенәгәр авылыннан Алинә Батыркаева, Урта Шөннән Аделия Шәмсемөхәммәтова һәм Айлинә Әлмөхәммәтова, Кызыл Алан бистәсеннән Эвелина Галиуллина һәм Кукмара районы Вахит авылыннан Азалия Шәмсетдинова.

Сабыйларыбыз һәркайсы алкышларга күмелде һәм һәркайсына бер төрле тигез итеп Бөтендөнья һәм Киров өлкәсе татар конгресслары исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне тапшыруда “Татар кызы -2018” Бөтенроссия конкурсы финалында “Иң уңган татар кызы” дип исемләнгән Ләйсинә Борһанетдинова һәм “Татар кызы – 2016” ярымфиналына чыккан, Киров өлкәсе конгрессы“Сәфәр” яшьләр оешмасын җитәкләүче Әлфия Фәләхетдинова катнаштылар. Афәрин, гүзәл татар кызларыбыз һәм нәни энҗеләр!

Шәмсия Хәлимова,
Киров өлкәсенең “Ак калфак”
татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*