tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатын-кызның күрке – яулык
Хатын-кызның күрке – яулык

Хатын-кызның күрке – яулык

Бу сүзләрнең дөреслегенә Тукай районы Күзкәй авыл китапханәсенә җыелып сөйләшкәч, тагын бер кат инандык. Хатын-кызларыбыз барысы да баш киемнән килде. Аллы-гөлле бизәкле яулыклар, шәлләр ябынганнар. Карарга да матур! Анысы да монысы, илле-алтмыш ел сандыкларында саклап яткырган истәлекле баш киемнәрен дә алып килгәннәр.

– Русиядә яулыклар уналты-унҗиденче гасырда ук популяр булган, – дип сөйләде китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова. – Ул чагында аны «канаватка» дип йөрткәннәр. Юка ефәктән зур итеп тегелгән. Яулык бүләк ядкяр булып әнисеннән-кызына буыннан-буынган күчкән. Унсигезенче гасырда яулыкларны Мәскәү мануфактураларында эшләнгән ефәктән тегә башлаганнар. Чигү, бизәкләр төшерү гадәткә кереп киткән. Авыл хатын-кызлары исә яулыкны үзләре ал, ак ситсыдан теккәннәр, бизәкләп чиккәннәр.

Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк әби-әниләребез башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Тора-бара фабрикада эшләнә торган дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнгәннәр. Ягъни ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкны таратып аркага төшергәннәр. Бу иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Кызлар исә, хатыннардан үзгә итеп, яулыкнын ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли, бит, муен, иңбашларын капламыйлар.

Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла: төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты – һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли, халыкның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра, һәрберсендә-милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык-хатын-кызның сафлык билгесе булган. Аны башыннан мәҗбүри тартып алу оят саналган. Заманында яулыкны бүләккә сатып алганнар. Шәһәрдән килгән кунак та, базарга барган крестьян да, ерак якларда хезмәтен тутырып кайткан ир-егетләр дә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар, егет яраткан кызына яулык бүләк иткән.

Кичәгә дистәләп яулык алып килгән Тәгъзимә Гыйззәтуллина кызыклы бер истәлеге белән уртаклашты. Гашыйк булып йөргән классташы Германиядә армия хезмәтеннән аңа бүләк итеп яулык алып кайткан икән. Рәсимә Хәсәнованың да истәлекле яулыклары бар. Бүләк ияләре – туган-тумачалар, әнкәйләр, дуслар үзләре юк инде, ә менә яулыклар газиз бер истәлек булып саклана, диде ул. Төптәнрәк уйлап карасаң, алар буыннар чылбырын бәйләп тора икән бит.

– Менә бу яулыкны 1974 елда кайнанам Хәернурга бүләк итеп биргән идем, – диде Нәсимә Биктимерова япон яулыгын күрсәтеп. – Ә менә бу тула шәлне 1950 елда торфчылар алып кайтканнар. Кышкы айларда элек, юлга чыксалар, бишмәт өстеннән менә шундый тула шәл ябынганнар.

Нәсимә ханым алып килгән һәр яулыкның үз «биографиясе» бар, рәхәтләнеп тыңладык. Тәнзилә Шәйхнурова җитмешенче елларда беренче хезмәт хакына әнисенә алган яулыкны күрсәтте. Гомере буе колхозда эшләгән, алты бала үстергән әнкәсе Миннегаянны сагынып искә алды.

Истәлекләр, истәлекләр… Яулыклар аша чорлар белән чорлар ялгана, без дә узганнарга кайтып килдек. Хәтта сугыштан соңгы авыр елларны, торфчы кызларны сагынып искә алдык. Тарих хәтердә булганда, йолалар сакланганда милләт яши дип хак әйтәләрдер. Әнә, яулыклар белән бәйләп күпме истәлекләрне яңарттык, бакыйлыкка күчкән газиз кешеләребезне искә алдык, яулыкка багышланган җырларыбызны яңарттык. Баянчыбыз Марсель Биктимеровка ияреп, «яулык» сүзе кергән күпме җырыбызны искә төшердек. Гөлсинә Зыятдинова белән Тәнзилә Гарәфетдиновалар төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Ни әйтсәң дә яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра. Кызлар, яулык бәйләгез!

Заһидә Нәбиуллина, Күзкәй авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*