tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 22 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәүче язучыларның һәм сәнгатькәрләрнең әдәби-музыкаль кичәсе булачак
22 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә  Башкортстанда яшәүче язучыларның һәм сәнгатькәрләрнең әдәби-музыкаль кичәсе булачак

22 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәүче язучыларның һәм сәнгатькәрләрнең әдәби-музыкаль кичәсе булачак

Хөрмәтле әдәбият һәм сәнгать сөючеләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 22 мартында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен үткәрә. Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) 22 март көнне 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Чарада язучылар: Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова. Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова; җырчылар: «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов  катнашачак. Гүзәл бәйрәмнең алып баручылары Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*