tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Ватандашлар! Кадерле милләттәшләр!
Хөрмәтле Ватандашлар! Кадерле милләттәшләр!

Хөрмәтле Ватандашлар! Кадерле милләттәшләр!

9 май – Җиңү көне һәрбер Россия кешесе өчен истәлекле бәйрәм. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел узса да, аның әһәмияте кимеми, киресенчә, яшь буын арасында совет халкының батырлык үрнәген бәяләү, аңлау арта гына бара. Бик аз калган фронтовикларның батырлык, тыл ветераннарының тырышлык, сугыш чоры балаларының сабырлык үрнәге яшь буын өчен үрнәк булып тора. Сугыш чоры авырылыгын кичергән әби-бабайларыбызны хөрмәтләү, кадерләү – безнең изге бурычыбыз.

Фашизмны җиңүгә татар халкы фронтта һәм тылда зур өлеш кертте. 200гә якын татар кешесе сугышта зур батырлыклар күрсәтеп, герой исеменә лаек булды. Геройлар саны ягыннан татарлар руслар, украиннар һәм белоруслардан соң дүртенче урында тора. Брест крепостенең соңгы сакчысы Петр Гаврилов, шагыйрь Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин һәм башка милләттәшләребезнең исеме мәңгегә дөнья тарихына язылды. Милләттәшебез Гази Заһитовның Рейхстагка җиңү байрагын кадавы да халкыбыз өчен горурлык хисләрен арттыра.

Татар халкының батыр, тырыш ул-кызлары якты киләчәк, тигезлек, тыныч тормыш китерү һәм өчен тырышты.  Иң мөһиме – алар безнең халкыбызга башка халыклар белән тигез яшәү хокукын яулады. Шуңа без – аларның  дәвамчылары халкыбызның санын, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга бурычлыбыз. Шушы Җиңү көннәрендә халкыбыз шуны аңласын иде – татарлар Россиядә башкалардан артык та, ким дә халкы түгел. Чөнки илебезне бергә якладык, дошманны бергә җиңдек.

9 май – дөньяга тынычлык китергән, ышаныч, өмет тудырган көн. Дөньяда һәрвакыт тынычлык, дуслык булсын, мондый авыр сугышлар беркайчан да кабатланмасын!

Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән! Киләчәктә халкыбызга хезмәттә зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!

Ихтирам белән,

Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Фәиз улы Ямалеев

 Мәскәү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*