tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Карелиядә Татарстан мәдәнияте көннәре үтте
Карелиядә Татарстан мәдәнияте көннәре үтте

Карелиядә Татарстан мәдәнияте көннәре үтте

9-10 октябрьдә Карелиядә Татарстан мәдәнияте көннәре үтте. Алар ике Россия Федерациясе төбәге арасында имзаланган килешү нигезендә оештырылды.

Бу чараның ачылу тантанасы Карелия милли китапханәсендә узды. Анда Татарстан делегациясе фикер алышу, тәҗрибә уртаклашуга нигезләнгән түгәрәк өстәл эшенә катнашты. Карелия милли китапханәсенә Татарстан милли китапханәсеннән республикабыз турында туган як өйрәнү әдәбияты һәм интерактив басмалар тапшырылды. Хуҗалар татарстанлыларга данлыклы “Калевала” эпосы китабын һәм җирле китапханәләр библиографиясен бүләк иттеләр.

Карелия башкаласы Петрозаводскида Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелде, иҗади очрашулар, халык һөнәрчелеге үрнәкләренең күргәзмәләре үтте.

Көннәр Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленың концерты белән тәмамланды. Музыка театрында үткән тамашада Татарстан сәнгатькәрләре Карелиянең  “Кантеле” җыр һәм бию ансамбле белән бергә номер әзерләп тә күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*