tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта капиталь төзекләндерүдән соң Галия Кайбицкая музее ачылды
Ильяс Айдаров рәсеме
Ильяс Айдаров рәсеме

Кайбычта капиталь төзекләндерүдән соң Галия Кайбицкая музее ачылды

Кайбыч муниципаль районындагы (Татарстан) Галия Кайбицкая музее икенче туган көнен билгеләп үтте. 15 ел элек файдалануга тапшырылган бинада капиталь төзекләндерү бер тапкыр да ясалмаган булган.

15 ел эчендә кем генә килеп күрмәгән музейны. Ишек төбендәге баскычлары да, кунакларның адымнарын саный-саный, шактый таушалган, яңгыр-карларда тышкы диварларның төсләре дә җуела башлаган булган. Хәзер музей ерактан ук үзенә җәлеп итә, ярты гасырлык тупылларны кисеп, аның урынына чәчәкләр дә утыртканнар. Этнографик һәм Галия Кайбицкая залларында, музыка салонында да үзгәрешләр җитәрлек. Бүлмәләрнең зурлыгы үзгәрмәсә дә, якты төсләр һәм яңа ишек-тәрәзәләр хисабына, өч зал да киңәеп киткән сыман күренә. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның остазы – Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин һәм аның гаилә әгъзаларының фотосурәтләре, шәхси әйберләре тарихи үткәнебезгә алып китә. Опера йолдызы Галия Кайбицкаяның истәлекләрен кадерләп саклый музей хезмәткәрләре.

– Райондагы бердәнбер дәүләт музее – бездә яшәгән халыкларның мәдәни байлыгын барлаучы, Галия Кайбицкаяның күңел җәүһәрләрен саклаучы. Туган ягыбыз тарихына багышланган тагын бер музей оештырып җибәрәсе иде, дигән хыялыбыз да юк түгел. Тарих елъязмасында исемнәрен калдырган атаклы якташлырыбыз исемен дә мәңгеләштерәсе иде. Монысы – киләчәк эше. Галия Кайбицкая музее белән кызыксынучылар арта барсын иде дигән теләктә калам, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ишектәге кызыл тасманы кискәндә.

Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы хәбәр итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*