tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә яңа мөфти сайланды
Киров өлкәсендә яңа мөфти сайланды

Киров өлкәсендә яңа мөфти сайланды

Күп еллар дәвамында Киров өлкәсе мөфтие булып эшләгән Габделур Камалетдинов март аенда ук инде әлеге вазифадан китүе турында гариза язган иде. Ниһаять, ярты ел узганнан соң мөфтияткә яңа башлык билгеләнде.

Бу турыда Киров шәһәрендә узган Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы корылтаенда фикер алыштылар. Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин яңа урынга Казан имамы, иң мәртәбәле мөселман уку йортларының берсе булып саналган Бохарадагы «Мир-Араб» мәдрәсәсен тәмамлаган Зөфәр Галиуллинны тәкъдим итте. Чарада катнашучы делегатлар исә әлеге кандидатны бертавыштан сайлап куйды.

Чарада дин әһелләре белән беррәттән хөкүмәт, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре да катнашты. Мөфти сайлау белән беррәттән чарада башка актуаль мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Төп яңалыкларның тагын берсе – Киров өлкәсендә Диния нәзарәте һәм мөселман берләшмәләренә ярдәм максатыннан махсус фонд булдырылачак.

Экстремизм агымына каршы көрәш, халыкка традицион Ислам нигезләре турында сөйләү, өлкәнең төрле почмакларына таралып урнашкан мөселман оешмаларын берләштерү буенча да махсус эшчәнлек алып барылачак.

“Интертат”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*