tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда Татар музыкасы концерты узачак
Казахстанда Татар музыкасы концерты узачак

Казахстанда Татар музыкасы концерты узачак

«Рухани Жанғыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы Татар музыкасы концерты оештыра. Чара 2018 елның 25 гыйнвары көнне Астана шәһәрендә Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең концертлар залында узачак. Концерт сәг. 19:00 башлана.

Классик музыка концертында Казахстан Дәүләт филармониясенең Зур симфоник оркестры, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры дирижеры Нурҗан Байбусынов катнашачаклар.

Программада “Астана Опера” театры солисты, Казахстан Республикасының атказанган артисты Майра Мөхәммәт-кызы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров чыгыш ясыячак.

Татар музыкасы концерты Казахстан Республикасы белән Россия Федерациясе һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекнең мөһим бер вакыйгасы булып торачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*