tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан” бию ансамбленең Үзбәкстан Республикасында гастрольләре дәвам итә
“Казан” бию ансамбленең Үзбәкстан Республикасында гастрольләре дәвам итә

“Казан” бию ансамбленең Үзбәкстан Республикасында гастрольләре дәвам итә

“Казан” бию ансамбленең Үзбәкстан Республикасында гастрольләре дәвам итә. Бүген 5 октябрь көнне Навои шәһәренең Фархад исемендәге мәдәният сараенда узды. Казан кунакларын зур кунакчыллык, кулларына ипи, җиләк-жимеш тотып, милли уен коралларында уйнап мәдәният сараеның бөтен коллективы, җитәкчелеге каршы алды. Концерт бер сулышта, көчле энергия дулкынында, күтәренке рухта узды.

“Казан” бию ансамбленең концертын тамаша кылырга Навои өлкәсе, шәһәре хакимиятеннән, Навои тау металлургия комбинаты дәүләт оешмасы җитәкчелеге дә килгән иде. Алар арасында Навои тау сәнәгать комбинаты дәүләт оешмасының профсоюзлар советы рәисе урынбасарлары Нуримова Мумина Усмановна, Тимеров Отабек Мамарахимович, комбинатның генераль директоры урынбасары Рахманов Назербек Исраилович та бар иде.

Төрле халык биюләрен, халкыбыз җырларын Навои тамашачысына Казан бию ансамбле, (сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова) җырчылар –  Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрифҗанова, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин тәкъдим итте. Коллектив чын мәгънәсендә залга җыелган тамашачыга Татарстанның, милләттәшләребезнең йөрәк җылысын җиткерде. Иртәгә Казан бию ансамблен Самарканд тамашачысы көтә.

Гөлназ Шәйхи

Үзбәкстан Республикасы, Навои

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*