tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Шигырь һәм җыр бәйрәме” узды
“Казан” милли мәдәният үзәгендә “Шигырь һәм җыр бәйрәме” узды

“Казан” милли мәдәният үзәгендә “Шигырь һәм җыр бәйрәме” узды

4 апрель көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме” узды. Казан тамашачылары һәм башкалабыз кунаклары өчен әлеге гүзәл чарада Рим Идиятуллин, Мөнир Вафин, Фатыйх Сайфран, Ирек Галин, Венер Фәттахов, Халисә Мөдәррисова, Нурлан Ганиев, Рита Галиева, Рабит Фәтхи, Рәсим Рәхмәтулла, Закир Шаһбан, Венер Закиров, Мәүлидә Нургали, Рамил Шәрәпов, Айгөл Бариева, Артур Шөгәепов, Рәдиф Зарипов, Нияз Хәмәтшин кебек шагыйрьләр һәм җырчылар чыгыш ясадылар.

Концерт номерлары тәмамлангач йомгаклау сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады. Конгресс рәисе шагыйрь Рим Идиятуллинны “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медале белән бүләкләде. Шулай ук Халисә Мөдәррисова, Мөнир Вафин, Венер Фәттаховка Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының рәхмәт хатлары; Фатыйх Сәйфранов, Венер Закиров, Ирек Галин, Нурлан Ганиев, Рита Галиева, Рәсим Рәхмәтуллин, Роберт Фәтхиев, Нияз Хәмәтшин, Рәдиф Зариповка Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*