tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Россиянең мәдәни башкаласы рейтингында икенче урынны яулады
Казан Россиянең мәдәни башкаласы рейтингында икенче урынны яулады

Казан Россиянең мәдәни башкаласы рейтингында икенче урынны яулады

Казан Россиянең мәдәни башкаласы исеменә үткәрелгән сораштыруда, Санкт-Петербургтан гына калышып, икенче урынны яулады. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасындагы сораштыруны Россиянең Tvil.ru сервисы үткәрде.

Сораштыруда катнашучыларның күбесе (74 процент) – Санкт-Петербург, 7 проценты Татарстан башкаласы өчен тавыш биргән, Ярославль (5 процент) өченче урынны алган.

Беренче бишлеккә шулай ук Екатеринбург (3,5 процент), Мәскәү һәм Түбән Новгород (өчәр процент) кергән.

РФ Президенты тарафыннан 2007 елның 27 августында гамәлгә куелган Россия Мәдәният хезмәткәрләре көне ел саен 25 мартта билгеләп үтелә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*