tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кунак ашы — кара-каршы
Кунак ашы — кара-каршы

Кунак ашы — кара-каршы

3 майда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” оешмасы Әгерҗе шәһәренең 3нче балалар бакчасында узган “Театраль кунакханә кунаклар дәшә“ дигән регионара семинарда катнашты. Семинарда Әгерҗе “Ак калфак” оешмасы рәисе Раушания Байтимерова да бар иде.

Семинарның исеме җи­семенә тәңгәл килгән иде. Бакчада тәрбияләнүче нә­ни­ләр кунакларны әкиятләр иленә сәяхәткә дәштеләр. “Йом­ры икмәк“, “Куян ызбасы“, “Балта боткасы“ әкиятләрен караганда тәрбиячеләрнең, нәниләрнең актерлык осталыгына сокландык. Ә өлкән төркемдә тәрбияләнүче балаларның “Кем нәрсә ярата?“ дигән курчак театрын караганда, аларның сәнгатьле һәм саф татар телендә сөйләшүләренә игътибар иттек.

Удмуртия башкаласындагы 107нче татар балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр кунакта гына булып калмадылар, үзләренең эш тәҗрибәләре белән дә таныштырдылар. “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Ләйсирә Юсупова әгерҗелеләргә калфак тегү буенча мастер-класс күрсәтте, ә Диния Вәгыйзь кызы үзенең моңлы тавышы белән сокландырды. Бриллиант Рәфыйк кызы Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы тарафыннан әзерләнгән “Тәрбия баскычлары” фильмы белән таныштырды һәм әлеге фильмны төшергән дискны бүләк итте.

Кунак ашы — кара-каршы, ди­гән мәкальне истә тотып, “Ак калфак”лылар әгерҗелеләрне Ижау­да кунакка көтеп калалар.

Гүзәл Шәехова, Ижау шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*