tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск районында татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс узды
Менделеевск районында татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс узды

Менделеевск районында татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс узды

6 февраль көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.

Әлеге кызыклы сәнгатькә өйрәнергә әбиләр, педагоглар һәм приютта тәрбиянүчеләр килде. Очрашуны Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова ачып, туган телне, гореф-гадәтләрне, үз халкының динен саклау мөһимлеге турында сөйләде.

Биредә мастер-классны «Талантлы әбиләр» сәнгать клубы җитәкчесе Людмила Ивановна үткәрде. Аның исәбендә төрле стильдәге берничә дистә эксклюзив эш бар. Ә күптән түгел генә ул хатын-кызлар милли баш киемнәре ясауның берничә үз ысулын эшләгән. Үзенең белемнәре белән ул бик теләп уртаклашты.

Лилия Галиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*